Чәршәмбе, 03 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Чаллы егете Росмолодежь грантына ия булды
Чаллы егете Росмолодежь грантына ия булды

"Росмолодежь. Грантлар" конкурсы икенче сезонының нәтиҗәләре буенча Республикабызның сигез проекты гранты 4 млн 609 мең сумга хупланды. #Вдохновляй номинациясендә Чаллы егете Руслан Матурин "Шатлык Арт-резиденциясе" Иҗади акселератор " проекты белән җиңү яулады. Откан грант суммасы 899 мең сум тәшкил итә. Бу сумманы яңа иҗади юнәлешләр булдыруга һәм инде эшләп килүчеләренә ярдәм итүгә юәлтеләчәк. Проектның төп максаты: Яр Чаллыда иҗади инициативаларны үстерү, алга җибәрү. Анда 17 яшьтән 25 яшькә кадәр 240 кеше катнашачак.

Кабул итү графигы