Дүшәмбе, 18 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Яр Чаллы халкын «Сабантуй гүзәле - 2022» шәһәр конкурсына катнашырга чакыралар

Яр Чаллыда «Сабантуй гүзәле - 2022» шәһәр конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Дәрәҗәле бәйгедә татар телен иркен белүче 16-25 яшьлек кызлар катнаша ала. Гаризалар 27 апрельгә кадәр kzl.tau@mail.ru электрон почтасына кабул ителә. Сайлап алу туры 28 апрельдә 17:30 сәгатьтә "Кызыл тау" мәдәният үзәгендә узачак.

Исегезгә төшерәбез, узган ел җиңүче таҗына 30 нчы мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Роза Әмирова лаек булды.

«Сабантуй гүзәле» бәйгесе үз тарихын 1993 елдан башлый. Аның төп максаты – татар телен, йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап калу һәм популярлаштыру. 26 ел дәвамында бәйгедә 1000нән артык кыз катнашты, бу вакыт эчендә чарада татар эстрадасының күп кенә йолдызлары, Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары башлыклары, Ерак һәм Якын чит ил вәкилләре, Шәһәр Советы һәм РФ һәм ТР Дәүләт Думасы депутатлары кунак булдылар.

Нигезләмә белән биредә танышырга мөмкин.

Белешмәләр өчен телефон: 8-953-406-15-77 (Айсылу Илгизәр кызы). 

Кабул итү графигы