Пәнҗешәмбе, 04 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Чаллы мәктәбе ярты миллионлы грант отты
Чаллы мәктәбе ярты миллионлы грант отты

Чаллының 86 нчы «Өмет» интернат-мәктәбе «Үтәли белем бирү траекторияләре» Бөтенроссия грант проектлары конкурсында катнашты. Конкурска илебезнең 79 төбәгеннән 1850 гариза килгән. Проект «Сәламәтлек» номинациясендә җиңде һәм аны тормышка ашыру өчен 500 мең сумлык грант алды. Ул мәктәп территориясендә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү аша инвалид балаларның сәламәт яшәү рәвешен үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Бочча - боулингка охшаган якын спорт уены. Даими чаралар реакцияне, чыдамлылыкны, хәрәкәтне координацияләүне һәм күз үлчәмен үстерәләр.Төп идея – мәктәптә бочча уены буенча яңа секция ачу: терәк-хәрәкәт аппараты зыян күргән балаларның сәламәтлеген саклауга бәйле физкультура-сәламәтләндерү юнәлеше программасы буенча түләүсез дәресләр оештыру. Грант акчасына шөгыльләнүчеләр өчен кирәкле инвентарь сатып алыначак.

Кабул итү графигы