Чәршәмбе, 13 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Яр Чаллы укучылары математика буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар булды

Мәскәүдә математика буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре игълан ителде. 26 нчы гимназия  укучылары призлы урыннар яулап, югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәтте.

Олимпиада җиңүчесе булып 8 сыйныф укучысы Максим Главатских танылды, ул 9 нчы сыйныфлар зачетында уңышлы чыгыш ясады.

Призерлар статусын гимназиянең дүрт укучысы яулады: 8 сыйныф укучысы Айнур Әфләтунов, ул да 9 нчы сыйныф өчен чыгыш ясады, 9 нчы сыйныф укучысы Ренат Таһиров, шулай ук унберенче сыйныф укучылары Азат Вәлиуллин һәм Данияр Ханов.

Кабул итү графигы