Чәршәмбе, 03 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Чаллы нәниләре агач утыртуга кушылды
Чаллы нәниләре агач утыртуга кушылды
Чаллы нәниләре агач утыртуга кушылды

Экологик икеайлык кысаларында 117 нче «Уенчык» балалар бакчасында «Һәр ишегалдында тере чыршы» акциясе үткәрелде. Акциянең максаты-ишегалларын яшелләндерү, балаларны һәм аларның ата-аналарын агачлар утыртуга, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Быел 58 микрорайон «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелде. 117нче «Уенчык» балалар бакчасының ата-аналары әлеге программаны хупларга һәм йорт яны территориясен яшелләндерүдә катнашырга булды. Яшелләндерү акциясендә 30 гаилә катнашты, алар ярдәме белән 45 зәңгәр чыршы, 19 декоратив куак утыртылды.

Кабул итү графигы