Дүшәмбе, 18 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →

Чаллылыларны «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру буенча очрашуларга чакыралар. Очрашулар һәркем өчен дә актуаль: быел ишегалдын яңарту планлаштырылган, ишегалды төзекләндерелгән яисә программага кермәгәннәр өчен. Халыкка ишегалды территорияләрен төзекләндерү барышында башкарыла торган эш төрләре турында сөйләячәкләр.  

Очрашулар шәһәрнең һәр районында 16 апрельдә узачак. 

Комсомол районында очрашу 10:00 сәгатьтә «Энергетик» мәдәният сараенда узачак. 

Катнашу өчен теркәлү:https://programma-nash-dvor.timepad.ru/event/1998292/

Үзәк районында 12:30 сәгатьтә «НУР» яшьләр үзәгендә.

Катнашу өчен теркәлү:https://programma-nash-dvor.timepad.ru/event/1999791/

Автозавод районында 15:00 сәгатьтә 77 нче гимназиядә.

Катнашу өчен теркәлү:https://programma-nash-dvor.timepad.ru/event/1999213/.

Исегезгә төшерәбез, быел Яр Чаллыда 119 ишегалды төзекләндереләчәк.

Кабул итү графигы