Сишәмбе, 02 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Чаллылылар йөзү буенча ИФО чемпионнары булды

25 сентябрьдән 28 сентябрьгә кадәр Россиянең җиде шәһәрендә йөзү буенча Россия Федерациясе Федераль округлары чемпионатлары һәм беренчелекләре узды, анда Россиянең 3000 йөзүчесе катнашты. Саранск шәһәрендә бу вакытта 25 метрлы бассейнда йөзү буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелеге узды. Ярышларда «Олимпийский» олимпия резервы мәктәбенең 7 спортчысы катнашты. Тренерлар Оксана Галеева һәм Лариса Хяккинен кул астында шөгыльләнүчеләр уңышлы чыгыш ясадылар. Ралина Гыйләҗева ярышларда 5 медаль алды, шуларның 2се – алтын. Артур Силивоненко 2 медаль яулады: алтын һәм көмеш.

Сабина Әюпова 3 медаль яулады: төрле дисциплиналарда ул 1, 2 һәм 3 нче урыннарны алды, шулай ук йөзү буенча Россиянең спорт мастеры булды.

Кабул итү графигы