Сишәмбе, 02 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Чаллылылар шахмат буенча Россия балалар Кубогы этабы призерлары булдылар

Вакытсыз вафат булган Казан гроссмейстеры Валерий Петрович Яндемиров мемориалы (Яр Чаллы шахмат клубында берничә ел тренер булып эшләгән) - шахмат буенча Россия Балалар Кубогы этабы Казанда 20-28 март көннәрендә узды. 

9 яшькә кадәрге малайлар төркемендә "Этюд" урта мәктәбендә тәрбияләнүче беренчелекне яулады Альберт Мөхәммәтҗанов (тренерлары - Рамил Хөснуллин һәм Игорь Князев). Башка чаллылы - Данис Хәбибуллин (тренерлары-Җәлил Солтанов һәм Эдуард Ашиев) әлеге төркемдә бронза медаль яулады.

Кира Гайнетдинова (тренерлары-Рамил Хөснуллин һәм Игорь Князев) 9 яшькә кадәрге кызлар турнирында өченче булды. Александр Сөнгатуллин (тренеры-Наталия Гончарова) 15 яшькә кадәрге яшүсмерләр турнирында көмеш медаль яулады. Азалия Камалиева (тренер-Рәмзия Самусенко) 15 яшькә кадәрге кызлар арасында өченче урынны алды.

Кабул итү графигы