Чаллы хакиме Наил Мәһдиев сугыш ветераннары госпиталендә МХО ветераннары янына барды
Ул анда дәваланучы махсус операция катнашучыларының хәлен белеп кайтты.
Ул анда дәваланучы махсус операция катнашучыларының хәлен белеп кайтты.
Яр Чаллыда болытлы. Кар.Урыны белән буран көтелә. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан 6-11 м/с.Төнлә һаваның минималь температурасы -8..-10˚.Көндез максималь температура -6..-8˚.Юлларда бозлавык саклана.
Якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан Россиядә пенсионерларның күбесе гыйнвар өчен вакытыннан алда пенсия алачак. Яңа ел алды түләүләре, аерым алганда, банк аша түләүләр кышкы каникул көннәренә туры килүчеләргә кагылачак. Почта бүлекчәләре пенсионерларга гыйнварда гадәти график буенча илтәчәк.
Янгын чыгуга каршы махсус режим чорында куркынычның 1-3 классындагы пиротехник эшләнмәләрне (бенгаль утларыннан, хлопушкалардан тыш) сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплексы чикләреннән 500 м ераклыкта, торак-коммуналь хуҗалык, кешеләр күпләп җыела торган объектлар, күпфатирлы торак йортлар чикләреннән 30 метр ераклыкта урнашкан территорияләрдә куллану тыела.
Коткаручылар көне алдыннан Чаллы хакиме Наил Мәһдиев Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең янгын сүндерү-коткару отрядының 15 нче отрядында булды һәм отрядның шәхси составын киләчәк һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.