Сишәмбе, 02 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Депутатлар мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм итә
Депутатлар мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм итә

Комсомол районында, өлешчә мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә ярдәм итү кысаларында, хәзерге вакытта хәрби әзерлек узучы Краснов Владислав Александрович гаиләсендә булдылар. Гаиләнең хәлен белергә Комсомол районы администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидарис Хәбибуллин һәм Шәһәр Советы депутаты Рубин Бадиков бардылар. Сентябрь аенда Красновлар гаиләсендә кече уллары Давид туа. Гаиләнең шатлыклы вакыйгасы хөрмәтенә яңа туган сабыйга һәм аның әнисенә ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов исеменнән бүләкләр тапшырылды. Башкарма комитет һәм депутатлар тарафыннан гаиләгә алга таба да һәртөрле ярдәм күрсәтелеп торачак.

Кабул итү графигы