Чәршәмбе, 13 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Яр Чаллыдан шефлык ярдәме юлланды
Яр Чаллыдан шефлык ярдәме юлланды
Яр Чаллыдан шефлык ярдәме юлланды
Яр Чаллыдан шефлык ярдәме юлланды
Яр Чаллыдан шефлык ярдәме юлланды

Бүген Яр Чаллыдан шефлык ярдәме юлланды. Йөк Башкарма комитет бинасыннан 76 нчы Псков дивизиясенә юнәләчәк.

Йөк составына мотоцикл, прицеп, бензин генераторы, бензин пычкылары кергән. Шефлык ярдәме партиясе Шәһәр Советы депутатлары Артем Капустин, Евгений Михайлов һәм Р.С. Акчурин исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе коллективы ярдәме белән җыелды.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев җитәкчеләргә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде, беренче чиратта медицина хезмәткәрләренең булышлыгына басым ясады: «Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе – бюджет оешмасы. Шуңа да карамастан, мондый катлаулы чорда коллектив транспорт чарасы сатып алып, аны безнең сугышчыларга тапшыру мөмкинлеген тапкан.

Безнең хезмәттәшләребез, Шәһәр Советы депутатлары, сугышчыларыбызның үтенече буенча генератор, прицеп, кирәкле җиһазларны сатып алганнар.

Яр Чаллыда безнең хәрби хезмәткәрләребезнең барлык үтенечләренә дә җавап кайтаручы үзенчәлекле кешеләр яши!». 

Кабул итү графигы