Чәршәмбе, 20 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →

1 октябрьдән шәһәрдә «Яр Чаллы шәһәренең иң яхшы социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмасы» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлый. Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

1) «Шәһәр балалары һәм яшьләре»;

2) «Шәһәр экологиясе»;

3) «Тигез мөмкинлекләр шәһәре»;

4) «Безнең шәһәр».

Конкурста катнашу өчен социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешма вәкилләре 2021 елның 1 октябреннән 1 ноябренә кадәр konkurs.sonko2021@yandex.ru электрон адресына "Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар конкурсына" тамгасы белән гариза бирергә тиеш. Шулай ук вәкаләтле зат имзасы һәм оешманың мөһере белән Башкарма комитетның икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсенә Х. Туфан пр., 23 йорт; 106 нчы бүлмә; адресы буенча гариза бирергә кирәк. Элемтә өчен телефоннар: 8(960)067-39-61, 8(951)898-12-07.

Конкурс нигезләмәсе белән биредә танышырга мөмкин.

Кабул итү графигы