Өлкән буын чаллылылар скандинавия йөреше дәресләренә чакырыла
Яр Чаллы кабат сәламәт яшәү рәвешен сөючеләрне җәлеп итү үзәгенә әверелә. Президент грантлары фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган «Сәламәтлек җиңел адым белән» уникаль проекты кысаларында Скандинавия йөреше буенча дәресләр меңләгән шәһәр халкын сөендерүен дәвам итә.