Чаллы яшьләре грантлар ярдәмендә 10 млн сумнан артык акча яулады
Ел саен 20 яшь кешегә Чаллы хакименең исемле стипендиясе тапшырыла.
Ел саен 20 яшь кешегә Чаллы хакименең исемле стипендиясе тапшырыла.
Барлыгы 8 турнир үткәрелде. Чараларда 32 команда катнашты.
Чаллыда яшьләр белән эшләү инде өч ел дәвамында республика, район һәм шәһәрләр арасында иң эффектив сәясәт булып санала. Бу хакта Башкарма комитетның яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Ләйсән Видинеева хәбәр итте.
Спорт һәм мәдәни чаралар Чаллыда зур кызыксыну уятты. «Вәгъдәләр йөгереше» спорт чарасы традицион чарага әверелде. Анда 500 дән артык кеше катнашты.
«Ел спортчысы» номинациясендә Индустриаль-педагогика көллияте студенты Арина Сәйфетдинова җиңүче булды, ә Полина Тихонова «Ел җәмәгатьчесе» номинациясендә җиңү яулады. «Ел профессионалы» номинациясендә Яр Чаллы политехника көллияте студенты Даниил Гинц җиңде.