Дизайнер студент кызлар «Традицияләр көче» конкурсында җиңү яуладылар
Яр Чаллы дщълщт педагогика университетының Индустриаль-педагогика көллияте студент-дизайнер кызлары Мәскәүдә узган I Бөтенроссия «Традицияләр көче» конкурсында җиңү яуладылар. Конкурска Россиянең 79 төбәгеннән 2500 катнашучыдан 860 гариза тапшырылган. Иң күп делегацияләр Краснодар крае, Калининград, Новосибирск, Оренбург һәм Свердловск өлкәләреннән килгән. Татарстан Республикасын Индустриаль-педагогика көллияте студент-дизайнерлары тәкъдим итте.