Бердәм пособие билгеләгәндә алиментны исәпкә алу кагыйдәләре үзгәрде
1 марттан бердәм пособие билгеләгәндә алиментны исәпкә алу тәртибендәге үзгәрешләр үз көченә керде. Түләү сорап мөрәҗәгать иткән яки аны озынайтачак гаиләләргә яңа норма кагылачак. Ата-ананың алимент түләтү турында суд карары яисә суд приказы булмаган очракта, гаиләнең җан башына туры килә торган уртача керемен исәпләгәндә, Татарстан Республикасы буенча айлык номиналь хезмәт хакыннан (Росстат мәгълүматлары буенча) түбәндәге суммалар исәпкә алыначак: бер балага күрсәтелгән зурлыктан - 1/4, ике балага - 1/3, өч һәм аннан да күбрәк балаларга - ½ өлеш. Алимент суд тарафыннан билгеләнгән очракта, гаилә керемендә мөрәҗәгать итүче пособие билгеләүне сорап биргән гаризада күрсәткән фактта кергән суммалар гына исәпкә алына.