Яр Чаллыда 6 мартка һава торышы
Болытлы, көндез аязучан һава торышы көтелә. Төнлә, иртән урыны белән буран. Җил төньяк-көнчыгыштан, төньяктан 5-10 м/с, төнлә, иртән урыны белән көчле җил 13 м/с кадәр тизлектә.
Болытлы, көндез аязучан һава торышы көтелә. Төнлә, иртән урыны белән буран. Җил төньяк-көнчыгыштан, төньяктан 5-10 м/с, төнлә, иртән урыны белән көчле җил 13 м/с кадәр тизлектә.
Нина Антоновна Смоленск өлкәсенең Фурзово авылында туган. 1932 елда, әтисен сәяси курсларга җибәрү сәбәпле, гаиләсе белән бергә Ленинградка күчеп килгән. Ленинград блокадасы башланганда аңа 13 яшь була; әти-әнисе фронтка алынганлыктан, ул камалыштагы шәһәрдә берүзе кала.
Шәһәрнең Г.М. Хәкимова исемендәге Яр Чаллы Картиналар галереясендә юбилей, 25 нче шәһәр конкурс күргәзмәсе «Ел рәссамы — 2025»нең рәсми ачылышы узды. Традицион мәдәни чаралар «Гаилә» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла. Күргәзмә комитеты экспозиция өчен 142 авторның живопись, графика, скульптура, декоратив-гамәли һәм халык сәнгате өлкәсендә 200 әсәрен сайлап алды.
Яр Чаллыда Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәрен котладылар: Тәлгать Салихян улы Салихяновка 95 яшь тулды, ә Фәүзәл Абдулла кызы Сафинага — 97 яшь. Ветераннарга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән шәхси котлауларны Үзәк районы хакимияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин тапшырды. Очрашуларда шулай ук Шәһәр Советы депутаты Руслан Мостафин һәм Шәһәр Советы депутаты Руслан Гараев ярдәмчесе катнашты.
«Кешелекнең гүзәл яртысын якынлашып килүче 8 Март белән котларга телим! Барысы өчен дә сезгә рәхмәт. Мәгарифтә, сәламәтлек саклауда, мәдәниятта күпчелек очракта безнең хатын-кызлар хезмәт итә, алар өстендә безнең матур шәһәр, ил тора. Сезне бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм. Без сезне яратабыз һәм хөрмәт итәбез!