Наил Мәһдиев Яр Чаллы предприятияләрендә булды
Инвестицион совет кысаларында Наил Мәһдиев ике җирле компаниянең — «Яр Чаллы торба заводы» һәм «СтиС-Яр Чаллы» — җитештерү мәйданчыкларында булды. Шәһәр мэры чыгарыла торган продукция белән танышты, җитештерү көчләрен бәяләде һәм предприятияләр җитәкчелеге белән аларның алга таба үсеш планнарын тикшерде.