Яр Чаллыда 107 автозаправка станциясенең түбәләре торышын тикшерделәр
Тикшерүләр барышында белгечләр шәһәрнең барлык районнарын колачлады: Комсомол районында 44 автозаправка станциясе, Үзәк районында — 31, Автозавод районында 32 объект каралды. Станцияләрнең җитәкчеләре һәм администраторлары белән Төзекләндерү кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеге турында профилактик әңгәмәләр үткәрелде. Билгеләнгән нормалар нигезендә, түбәләрне, козырекларны һәм янәшәдәге территорияләрне чистарту бурычы тулысынча биналарның хуҗаларына һәм арендаторларына йөкләнә.