Яр Чаллыда 28 февральгә һава торышы
Яр Чаллыда болытлы һава көтелә. Кар, юеш кар. Кайбер районнарда бозлавык, төнлә һәм иртән томан, көндез буран. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 5-10 метр тизлектә, көндез көче секундына 13 метрга кадәр җитә. Төнлә һаваның минималь температурасы -7..-10˚. Көндез максималь температура -2..-5˚ тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык, көндез кар боткасы, урыны белән кар көртләре барлыкка килә.