Халыкара укытучылар көне алдыннан "Комсомол районының иң яхшы педагоглары" дигән Мактау тактасына язу турында таныклык тапшыру тантанасы узды.
Шәһәр Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин һәм Шәһәр Советы депутаты Рубин Бадиков тарафыннан җылы сүзләр һәм котлаулар яңгырады.
Бүләкләнүчеләр арасында гомуми белем бирү мәктәпләре, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, өстәмә белем бирү һәм көллият педагоглары бар иде. Укытучылар өчен "Энергетик" мәдәният сарае артистлары чыгыш ясады.