№26 «Ләйсән» балалар бакчасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан оештырылган муниципаль театр коллективлары фестиваленең якты финалы узды. Бу чара яшь чаллылылар өчен иҗат һәм талант бәйрәменә әверелде.
Иң лаеклылар иң яхшы исеме өчен көрәште. Шәһәрнең 10 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе финал этабына чыкты. 50 дән артык тәрбияләнүче Габдулла Тукай әсәрләрендәге персонажлар һәм башка әкият геройлары булып кыяфәтләнде, импровизацияләнгән сәхнәдә үзләренең «йолдызлы» рольләрен оста башкардылар.
Конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урынга №82, №98 һәм №106 балалар бакчалары коллективлары лаек булды, икенче урынны №74, №69 һәм №53 балалар учреждениеләре командалары алды, өченче урынны №21, №47, №49 һәм №52 балалар бакчалары коллективлары бүлеште.
Оештыручылар һәм тамашачылар барлык катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсе югары булуын, костюмнарның матурлыгын һәм яшь артистларның ихлас уенын билгеләп үттеләр.