Шимбә, 30 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Автозавод районында Бөек Ватан сугышы ветеранын 94 яшьлек юбилее белән котладылар

Автозавод районы хакимияте башлыгы Айрат Хөснуллин Бөек Ватан сугышы ветераны һәм тыл хезмәтчәне Сәймә Миңнебай кызы Садыйкованы 94 яшьлек юбилее белән котлады. Котлаулар Россия Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән тапшырылды.

Сәймә Садыйкова ТАССРның Балык Бистәсе районында туган. 10 яшьтән колхозда эшләгән. 1962-1990 елларда Магадан шәһәрендә яшәгән, анда ремонт-механика заводында эшләгән. 1990 елдан Яр Чаллыда яши. 

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Җиңү көне алдыннан ветеранга шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән азык-төлек җыелмасы тапшырылды.

Кабул итү графигы