Чәршәмбе, 17 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Чаллы университетында «Җиңү диктанты» яздылар
Чаллы университетында «Җиңү диктанты» яздылар

Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында «Җиңү диктанты» халыкара тарихи акциясе узды. Акциядә Россия Герое Сергей Чебнёвның әнисе Ольга Константиновна Чебнёва, университет ректоры Әлфинур Галиакберова, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина катнашты.

Ольга Константиновна өчен бу мондый чарада катнашуның беренче тәҗрибәсе булды. Ул үзенең әтисенең Бөек Ватан сугышында катнашучы булуын, Смоленск янында сугышканын, яраланганын, Дан ордены һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнүен сөйләде: «Әтием, күпләр кебек үк, сугыш турында сөйләргә яратмый иде. Улым Серёжа аның юлыннан китте. Ул үзенең бурычы – бабасы кебек үк Ватанны саклау дип әйтә иде. Бу тәҗрибәмне әтиемә һәм улыма багышлыйм».

Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган халыкара тарихи диктант сигезенче тапкыр үткәрелде. 2026 елда акция Бөек Ватан сугышы башлануның 85 еллыгына һәм маршал Георгий Константинович Жуковның тууына 130 ел тулуга багышланды. Биремнәрнең аерым бер өлеше махсус хәрби операция вакыйгаларына кагылды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: ЯЧДПУ мәйданчыгы иң яшь һәм күп санлы булуы белән аерылып тора. «Җиңү диктанты»н Индустриаль-педагогия көллияте студентлары да, педагогика университетының барлык курс студентлары да язды.

Катнашучыларга 25 сорауга җавап бирергә һәм ул эш өчен 45 минут вакыт бирелде. Акцияне оештыручылар – «Единая Россия» партиясе, Россия тарих җәмгыяте, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте һәм «Җиңү волонтерлары», Рособрнадзор, Россотрудничество, Россия Мәгариф министрлыгы һәм Фән һәм югары белем министрлыгы ярдәме белән.

Җиңүчеләр федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә иң югары балл җыйганнар арасыннан билгеләнә. Әгәр максималь нәтиҗә берничә кешедә булса, җиңүчеләрне очраклы саннар генераторы сайлый. Шул ук вакытта өстәмә критерийлар да исәпкә алына: «Тарихи хәтер» проектындагы активлык, акция сайтындагы тренировка тестларын узу һәм төбәктә тарихи хакыйкатьне алга сөрү.

Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр, мактау грамоталары һәм, иң мөһиме, 9 майда Мәскәүдә Кызыл мәйданда булачак Җиңү парадына чакыру көтә.

Кабул итү графигы