Анда 30 команда катнашты. Спортчылар Чаллы, Казан, Азнакай, Әльмәт, Түбән Кама һәм Алабуга шәһәрләреннән килде.
Пляж волейболы хатын-кызлар лигасы уеннарында «Стрела» командасыннан Гүзәл Мәрданова һәм Камила Хәмәтҗанова беренче урынны яулады.
Ирләр лигасында Рушан Җәләлов һәм Владимир Вәлиуллин җиңү яулады.