Чәршәмбе, 03 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Чаллының хезмәт базарындагы вәзгыять тотрыклы булып кала
Чаллының хезмәт базарындагы вәзгыять тотрыклы булып кала

Яр Чаллы шәһәренең хезмәт базарындагы вәзгыять тотрыклы. Мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы эшсез гражданнарның гомуми саны – 1029, эшсезлек дәрәҗәсе-0,36%. Россия Федерациясе буенча теркәлә торган эшсезлек дәрәҗәсе 0,8% тәшкил итә, ул безнең шәһәр белән чагыштырганда ике тапкыр диярлек югарырак.

атарстан Республикасының барлык шәһәрләре һәм илебезнең шулай ук моношәһәрләрнең сәнәгать үзәкләре арасында эшсезлек дәрәҗәсе иң түбән", – дип билгеләде Наил Мәһдиев.

"Электр-газ белән эретеп ябыштыручылар, слесарьлар, атучылар, машина йөртүчеләр, электромонтерлар, көйләүчеләр квалификацияле эшчеләргә ихтыяҗ зур. Тәрбиячеләргә, төрле белгечлек инженерларына, шәфкать туташларына, каравылчыларга һәм башкаларга ихтыяҗ кала. Сирәк очрый торган вакансияләр дә бар: PR-хезмәте белгече, программист кебекләр" , – дип сөйләде аппарат киңәшмәсендә Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Татьяна Быданова.

Мәшгульлек үзәгендә шулай ук кирәкле программалар һәм белгечлекләр буенча укулар үткәрелә.

Кабул итү графигы