Чәршәмбе, 13 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Чаллыда «Яңа ел казы» тематик ярминкәләре бара
Чаллыда «Яңа ел казы» тематик ярминкәләре бара
Чаллыда «Яңа ел казы» тематик ярминкәләре бара
Чаллыда «Яңа ел казы» тематик ярминкәләре бара

Чаллыда «Яңа ел казы» дип аталган бәйрәм алды тематик ярминкәләр шәһәрнең өч мәйданчыгында – Габдулла Тукай исемендәге яр буенда «Төзүче» стадионы каршында, ипподром территориясендә һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә оештырылды. Ярминкәләрдә Тукай районы авыл җирлекләреннән фермерлар катнашты.

Комсомол районындагы ярминкә мәйданчыкларында Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов һәм Тукай муниципаль районы башлыгы Камил Нәҗмиев булды.

Чаллылылар сыер ите, дуңгыз ите, үрдәк, каз, яшелчә, йомырка һәм башка продукцияне бәйрәм табынына актив сатып алды.

Ярминкәләр 21 декабрь көнне дә була. Узып баручы елның соңгы ярминкәләре 27, 28 декабрьдә расланган өч ярминкә мәйданчыгында узачак.

Кабул итү графигы