Пәнҗешәмбе, 14 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Чаллыда конкурс старт ала
Чаллыда конкурс старт ала

 Чаллыда рәссамнар арасында шәһәрнең 400 еллыгына багышланган "Рәссамнар - Автоградка" дип исемләнгән Бөтенроссия конкурсы башлана. 

"Бу иҗат әһелләренә исемнәрен шәһәр тарихында калдыру өчен менә дигән мөмкинлек, чөнки иң әйбәт эшләр Г. Хәкимова исемендәге картиналар галереясы фондына тапшыралачак", - диләр оештыручылар.

Бәйгедә профессионаллар да, рәсем ясарга яратучылар да катнаша ала. Алар хезмәтләрендә КАМАЗ тарихын, Чаллы күренешләрен, күренекле шәһәрдәшләрнең портретларын, Чаллыга күчеп килгән беренче шәһәрдәшләр тормышыннан сюжетларны сурәтләргә тиешләр.

Картина яисә скульптура әлеге бәйге өчен махсус 2025 елда ясалган булырга тиеш. 

Бәйгедә җиңүчеләргә 100 мең - 300 мең сум премия тапшырылачак. 

Хезмәтләр март аена кадәр кабул ителә. Бәйгедә югары бәя алган хезмәтләрдән күргәзмә август аенда ачыла, шунда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була.

Кабул итү графигы