Пәнҗешәмбе, 04 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Чаллыда пляж волейболы буенча турнирлар тәмамланды
Чаллыда пляж волейболы буенча турнирлар тәмамланды

Ярышлар Габдулла Тукай исемендәге яр буендагы җиде мәйданчыкта оештырылды. Турнирларда Чаллы, Түбән Кама, Алабуга һәм Мәскәүдән спортчылар катнашты.

Командаларны Татарстан Республикасының Чаллы шәһәре Волейбол федерациясе рәисе Игорь Чернышов һәм Волейбол федерациясенең пляж волейболы комитеты рәисе Максим Фролов сәламләде.

Хатын-кызлар турниры нәтиҗәләре буенча беренче урынны Ангелина Троценко һәм  Арина Огородникова яулап алды. Ир-атлар турниры нәтиҗәләре буенча беренче урынны Максим Фролов һәм Ришат Андарзянов алды.

Кабул итү графигы