Пәнҗешәмбе, 04 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Яр Чаллы шәһәрендә иң уңышлы эшмәкәрләрне билгеләделәр
Яр Чаллы шәһәрендә иң уңышлы эшмәкәрләрне билгеләделәр

«2025 ел эшмәкәре» бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Чарада Чаллы хакиме Наил Мәһдиев катнашты.

Ул үзенең чыгышында эшмәкәрләрнең шәһәрнең социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүләре турында сөйләде. Аларга хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте һәм җиңүчеләргә бүләк тапшырды. 

Сергей Антипов – «Бизнес-персона», Рөстәм Гәрәев – «Социаль-җаваплы бизнес», Сергей Сарапулов – «Уникаль продукт», Ренат Гарифуллин – «Бизнес-инновация», Евгений Ивлев – «Бизнес-успех», Рамил Гыйззәтуллин – «Тотрыклы үсеш», Лилия Васильева – «Маркетинг алымы»,  Светлана Гомберг – «Хатын-кыз эшмәкәр»,  Елизавета һәм Дмитрий Ефимовлар «Гаилә эшмәкәрлеге» номинациясендә җиңү яулады. 

Экспертлар иң кызыклы проект дип Ленар Әхмәтовның эшен таныды, ул аны үзенең бертуган энесе Илнар белән бергә тормышка ашырды.

Кабул итү графигы