Пәнҗешәмбе, 18 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Сугыш ветераны һәм тыл хезмәтчәне Мәрьям Миңнеханова туган көнен билгеләп үтә

Бүген Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны һәм тыл хезмәтчәне Мәрьям Миңнехан кызы Миңнеханова үзенең 96 яшьлек туган көнен билгеләп үтә. Бу истәлекле көндә аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән азык-төлек җыелмалары һәм котлау открыткалары тапшырдылар.

Тукай районының Биклән авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туып-үскән Мәрьям Миңнехан кызы яшьтән үк хезмәткә өйрәнгән. 7 класс тәмамлагач, аның укуын дәвам итү мөмкинлеге булмый, ләкин бу аның рухын сындыра алмый.

Бөек Ватан сугышының авыр елларында Мәрьям Миңнехан кызы кырларда һәм фермаларда фидакарьләрчә хезмәт куеп, уртак Җиңүгә үз өлешен кертә.

1952 елда Мәрьям Миңнехан кызы үз гаиләсен кора. Бүген аны 2 баласы, 4 оныгы һәм 8 оныкчыгы яратып һәм кайгыртып тора.

Мәрьям Миңнехан кызы сугыштан соңгы бөтен гомерен «Кызыл Таң» хезмәт артелендә эшләүгә багышлый, анда лаеклы ялга чыкканчы хезмәт куя. Аның намуслы хезмәте лаеклы бүләкләр белән билгеләп үтелә: «Хезмәт ветераны», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медальләре һәм юбилей медальләре.

Кабул итү графигы