Сишәмбе, 19 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Бөек Ватан сугышы ветеранын 95 яшьлек юбилее белән котладылар
Бөек Ватан сугышы ветеранын 95 яшьлек юбилее белән котладылар

Нина Александровна Козлова 1927 елның 15 апрелендә Киров өлкәсенең Нократ Аланы районы Рудник авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Урта мәктәпнең 6 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда эшли. Сугыштан соңгы елларда хисапчы булып эшли. 1956 елда кияүгә чыга, 1 кыз тәрбиялиләр. Яр Чаллыга 2021 елда күченә. Бүгенге көндә ветеранны оныгы һәм ике оныкчыгы сөендерә.

Юбилярны Россия Президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов котлады. Котлауларга «23 комплекс» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Николай Шакмаков та кушылды.

Кабул итү графигы