Сишәмбе, 19 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Чаллының ИТ-парк Бизнес-инкубаторын тәмамлаган егет үз фильмын төшергән

17 яшьлек Дмитрий Метла Мәскәү режиссеры белән берлектә үз тормышындагы реаль вакыйгаларга нигезләнгән кыска метражлы фильм төшерде. Анда ИТ-парк Бизнес-инкубаторына стартап-проектларын сайлап алу чоры, яралып килгән мәхәббәт һәм яраткан кызы белән аерылышу вакыйгалары яктыртылды.

Искәртеп узабыз, 15 яшендә Дмитрий Бизнес-инкубаторга үзенең "Мультпро"  сервис проектын тәкъдим итә һәм сайлап алына. Ел ярымнан соң яшь егетнең фильм төшерү идеясе барлыкка килә. Бу идеяне тормышка ашыру өчен ул Мәскәү режиссерын, үзенең мәктәп укытучысын һәм кызын җәлеп итә.

Фильмның ябык премьерасы Мәскәү кинотеатрларының берсендә  узды. Аны Мәскәү кино мәктәбе педагоглары һәм студентлары карый алды. Фильмның трейлерын сылтама буенча карарга мөмкин.

Кабул итү графигы