Шимбә, 06 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Чаллыда матбугат конференциясе узды

Башкарма комитетның сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рөстәм Ногманов матбугат конференциясендә сезонлы авырулар турында сөйләде һәм профилактика чараларын үтәргә кирәк дип искәртте.

«Сентябрь аенда 2 000 кискен респиратур вирус инфекциясе (ОРВИ) теркәлде. Бу эпидемия чигеннән 25-28 процентка кимрәк. Октябрь башында авыручылар сентябрьгә караганда 9 процентка артык.  Бу да эпидемия чигеннән 20 процентка түбән. Бер грипп очрагы теркәлде. Ковид та бар. Ул беркая да китмәде. Хәзер омикронның төрле штаммнары «йөри», аның билгеләре ОРВИныкы кебек», – диде ул.

Кабул итү графигы