Наил Мәһдиев Мәскәүдә Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салды
В преддверии Дня Победы мэр города Наиль Магдеев вместе с коллегами и военнослужащими московского гарнизона возложил цветы к Вечному огню в Александровском саду.
В преддверии Дня Победы мэр города Наиль Магдеев вместе с коллегами и военнослужащими московского гарнизона возложил цветы к Вечному огню в Александровском саду.
Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләү дәвам итә. Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева якынлашып килүче бәйрәм белән хезмәт ветераны Рәшидә Гаптрахман кызы Мөбәрәкшинаны котлады. Аңа Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов , шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән открыткалар, бүләк наборы һәм җылы юрган тапшырылды.
7 майда шәһәр прокуроры Фәнис Шәйхәттаров сугыш ветераннары госпиталендә гражданнарны шәхсән кабул итәчәк – чаллылылар прокурорлык компетенциясе кысаларында социаль яклау, льготалар һәм закон бозулар мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итә алалар.
Автозавод районы хакимияте башлыгы Айрат Хөснуллин Бөек Ватан сугышы ветераннары – фашист концлагерьләренең элеккеге балигъ булмаган әсире Мария Гринны һәм тыл хезмәтчәне Илгиз Галеевны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады.
Муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина Татарстан Республикасы Рәисе һәм шәһәр мэры исеменнән Ленинград блокадасында яшәүче Людмила Романовна Гадалинага котлаулар һәм бүләк тапшырды.