Җомга, 15 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
9 май көнне Яр Чаллыда «Үлемсез полк» акциясе узачак

9 май көнне Яр Чаллы шәһәрендә «Үлемсез полк» акциясе көндезге форматта узачак. Әлеге чарага чаллылылар һәм шәһәр кунаклары чакырыла. Колоннаны формалаштыру 9 майда 15:30 сәгатьтә Азатлык мәйданында башланачак. 16:00 сәгатьтә колонна Хәсән Туфан проспекты буенча шәһәр Мәйданына таба хәрәкәт итә башлыячак.

Исегезгә төшерәбез, «Үлемсез полк» акциясенең уставы бернинди теркәүне дә күздә тотмый. Акциягә әзер штендер яки сугышта катнашкан туганыңның фотосурәте белән килергә мөмкин.

Россиянең «Үлемсез полкының» төп бурычы – Бөек Ватан сугышы геройларының батырлыгын мәңгеләштерү, халыкның батырлыгы һәм каһарманлыгы турында хәтерне саклау, герой ата-бабаларыбызның тәҗрибәсен өйрәнү, буыннарның дәвамчанлыгын торгызу.

Кабул итү графигы