Яр Чаллыда коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләү дәвам итә. Аның беренче компоненты белән 34 500 кеше, икенчесе белән 24 492 кеше прививка ясаткан. Вакцинация ике төр вакцина – Спутник һәм ЭпиВак белән үткәрелә. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә Сәламәтлек саклау идарәсе Җитәкчесе урынбасары Айгөл Борһанова сөйләде: "Вакцина җитәрлек күләмдә бар. Дәвалау-профилактика оешмаларында вакцинацияләү прививка кабинетларында үткәрелә, шулай ук «Омега» сәүдә үзәгендә дә вакцинацияләү оештырылган. Поликлиникаларда шәһәр оешмаларына һәм предприятиеләренә чыгу өчен мобиль бригадалар формалаштырылган", - дип сөйләде ул.
Айгөл Борһанова сүзләренә караганда, бүгенге көндә сәүдә үзәгендә 600дән артык кеше вакциналаштырылган.
В майские каникулы вакцинация будет проводиться в соответствии с графиком работы лечебного учреждения. В торговом центре «Омега» вакцинация будет организована с 13:00 до 19:00.
"Вакцинацияләү - үз-үзеңне һәм якыннарыңны саклауның ышанычлы ысулы ", - дип өстәде ул.
Май бәйрәмнәрендә вакцинацияләү дәвалау оешмасының эш графигы нигезендә үткәреләчәк. «Омега» сәүдә үзәгендә коронавируска каршы прививканы 13:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр ясатырга мөмкин булачак.
Айгөл Борһанова билгеләп үткәнчә, 4 нче майдан 7 нче майга кадәр өлкәннәр һәм балалар поликлиникаларында участок табиблары һәм тар белгечләрнең кабул итүе алдан язылып оештырылачак. Кичектергесез ярдәм күрсәтү дежур кабинетларда оештырылачак. Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү өчен стационарлар эшләячәк.