Шимбә, 16 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Яр Чаллы егете сайлау хокукы буенча олимпиада призеры булды

Мәскәүдә 10-11 сыйныф укучылары арасында сайлау хокукы һәм сайлау процессы мәсьәләләре буенча Бөтенроссия олимпиадасының финалы узды.

Үз белемнәрен тикшерергә Россиянең 90 укучысы килгән. Татарстан данын Түбән Камадан ике укучы һәм Яр Чаллыдан 78 нче лицейның 11 сыйныф укучысы Рәис Шәкүров яклады. Алар барысы да өченче дәрәҗә призерлар булдылар.

Укучылар ике турда, онлайн һәм интеллектуаль уен форматында ярыштылар. Алар үз белемнәрен тикшергән тема буенча белемнәрен ныгыттылар: олимпиада тәмамланганнан соң катнашучылар алдында РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова чыгыш ясады,  шулай ук алар РФ Дәүләт Думасы бинасында булдылар.

Кабул итү графигы