Шимбә, 16 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Яр Чаллы студентлары Автозавод районы хакимиятендә булдылар
Яр Чаллы студентлары Автозавод районы хакимиятендә булдылар

Җирле үзидарә көнен бәйрәм итү кысаларында Автозавод районы хакимиятендә ачык ишекләр көне үткәрелде. Чарада Казан (Идел буе) федераль университетының Яр Чаллы институты студентлары катнашты.

Сәламләү сүзе белән Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов мөрәҗәгать итте. Чакырылучылар җирле үзидарә эшчәнлеге, Башкарма комитет структурасы, муниципаль хезмәткәрләрнең вәкаләтләре һәм вазыйфаи бурычлары, шәһәрнең җирле хакимият органнары эшчәнлегенең максатлары һәм бурычлары белән таныштылар, шулай ук кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар.

Чара кысаларында законнар базасы, җирле үзидарә үсеше этаплары, Россиядә бәйрәм барлыкка килү тарихы, территориаль иҗтимагый үзидарәләр эше турында презентация күрсәтелде.

Чара ахырында район хакимияте Аппараты җитәкчесе Айгөл Бареева эш кабинетлары буйлап экскурсия үткәрде, анда балалар хакимият эшенең төп юнәлешләре турында мәгълүмат тупладылар.

Кабул итү графигы