Комсомол районында, Ватан Геройлары көнендә, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән Социалистик Хезмәт Герое Радик Инсаф улы Җәләевка Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидарис Хәбибуллин һәм Татарстан Республикасының Тукай районы һәм Яр Чаллы шәһәре Комсомол районы хәрби комиссары Дамир Вәлиев бүләк тапшырдылар.
Эшендә күрсәткән тырышлыгы өчен 1974 елда Радик Инсаф улы Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. 1977 елда авыр йөк автомобильләре җитештерү заводлар Кама комплексының беренче чиратын төзегәндә ирешкән уңышлары өчен Радик Инсаф улы Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була. Ул ТАССРның атказанган төзүчесе. 1999 елдан Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины булып тора.