14 нче Vegasdancefamily Балалар-яшүсмерләр үзәгенең бию коллективы узган ялларда Башкортстан башкаласы Уфа шәһәрендә узган Россиянең иң зур бию чемпионатларының берсе "ShowYourdance-2022"дә катнашты. Яшь чаллылылар барлык категорияләрдә дә беренче урыннарны яуладылар: Bestdanceshowpro, Bestdanceshowjunior, Duetadults.
Чемпионатта илнең төрле почмакларыннан 237 команда катнашты. Декабрь башында коллектив Яр Чаллы шәһәре данып яклап, Мәскәүдә узачак Россия Бию чемпионатында катнашачак.