Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе хәбәр иткәнчә 24 гыйнварда 18:00 сәгатьтән 25 гыйнварда 18:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән юеш кар һәм салкын явым-төшем, томан, бозлавык, юлларда көчле бозлавык көтелә. Җылыну һәм катнаш характердагы явым-төшемнәр бина түбәләреннән һәм башка авыш өслекләрдән кар төшүгә китерергә мөмкин.
Чаллыда болытлы һава көтелә. Төнлә һаваның минималь температурасы һәм көндез һаваның максималь температурасы -3..+1˚. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, урыны белән 14 метр тизлектә.