Җомга, 15 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Шамил Усманов урамында төзекләндерү эшләре 15% ка башкарылган

Шамил Усманов урамында төзекләндерү эшләре 15% ка башкарылган. Капиталь ремонт кысаларында Автомобиль юллары предприятиесе борт ташларын демонтажлау, асфальт-бетон катламын фрезерлау эшләре алып бара. Шулай ук эшчеләр өстәмә парковка урыннары булдыру, яктырту баганалары урнаштыру өчен төзекләндерү эшләрен башлаган.

«Халыклар Дуслыгы проспектыннан Рәис Беляев проспектына кадәрге участокта ут баганаларын монтажлау тәмамланган, тышкы яктырту бар», – дип хәбәр итте бүген иртәнге киңәшмә барышында шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Илдар Гайнуллин.

Дәүләт контракты буенча эшләр 12 октябрьгә кадәр тәмамланырга тиеш.

Кабул итү графигы