Яр Чаллыда мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «Татар малае-2021» һәм «Татар кызы-2021» конкурсларына йомгак ясалды. Конкурслар татар телендә, яшь талантларны ачыклау һәм үстерү, балаларны туган телгә өйрәтү, театр сәнгатенең иң яхшы үрнәкләрен, Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү, балаларга эстетик тәрбия бирү максатыннан үткәрелде. Аларда Чаллының 124 балалар бакчасыннан 124 бала катнашты.
Конкурс финалында катнашкан 5 малай һәм 5 кыз җиңүче булды. Алар - 1, 5, 26, 49, 69, 93, 94, 95, 103, 122 нче санлы балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре.
«Татар малае - 2021» һәм «Татар кызы - 2021» финалы Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараеның театр залында шоу-программа формасында узды.
Шулай итеп, «Татар малае - 2021» һәм «Татар кызы - 2021» конкурслары җиңүчеләре дип шәһәрнең 1 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Искәндәр Шәрипов һәм 94 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Әдилә Гарипова танылды.
Барлык финалистларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.