Җомга, 15 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Яр Чаллыда бәйрәм алдыннан ветераннарга традицион визитлар уза
Яр Чаллыда бәйрәм алдыннан ветераннарга традицион визитлар уза

Бөек бәйрәм – Җиңү көне алдыннан фронтовиклар белән сугыш афәтенең авырлыкларын уртаклашкан кешеләргә аерым рәхмәт сүзләре  яңгырый. 9 Май алдыннан Бөек Ватан сугышы катнашучысының тол хатыны Клара Солтан кызы Вахитованы котладылар.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән истәлекле адрес һәм котлауларны ветеранга Үзәк районы хакимияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин тапшырды. Котлау тантанасына кушылган Шәһәр советы депутаты Евгений Михайлов та Клара Солтан кызына җылы сүзләр һәм ныклы сәламәтлек теләкләре юллады.

Очрашу җылы, күңелле мохиттә узды. Хакимият вәкилләре һәм депутат корпусы Клара Солтан кызына ныклыгы, тугрылыгы һәм гомуми Җиңүгә керткән, ире белән уртаклашкан бәяләп бетергесез өлеше өчен тирән рәхмәт белдерделәр.

Кабул итү графигы