Җомга, 15 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Яр Чаллыда янгынга каршы рейдлар үткәрелә
Яр Чаллыда янгынга каршы рейдлар үткәрелә
Яр Чаллыда янгынга каршы рейдлар үткәрелә

Яр Чаллыда  янгынга каршы профилактик рейдлар үтә. Профилактик төркемгә Башкарма комитет хезмәткәрләре, район хакимияте вәкилләре, ТР буенча РФның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең 15 нче янгын сүндерү һәм коткару отряды вәкилләре, күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге инспекторлары, шулай ук полиция хезмәткәрләре кергән. Алар язгы-җәйге чорда үтәлергә тиешле янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәр кешегә җиткерергә тырыштылар. 

Рейд барышында гражданнар белән әңгәмәләр үткәрелде. Алар Республика территориясендә 26 апрельдән 16 майга кадәр янгынга каршы махсус режим гамәлдә булуын искәрттеләр. Махсус режим кертелгән чорда коры үлән һәм чүп-чар яндыру, шулай ук учак ягу тыела.

Кабул итү графигы