Җомга, 15 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
37 меңнән артык чаллылы коронавирустан вакцина ясатты

Яр Чаллыда коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә.

«Беренче компонент белән 37 724 кеше прививка ясаткан, вакцинаның икенче компонентын 30 611 кеше алган. Шушы вакыт эчендә вакцинациядән соң бер генә өзлегү очрагы да теркәлмәде», – дип хәбәр итте шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев

Шәһәр Хакиме Наил Мәһдиев чаллылыларны прививкалар ясатырга чакырды: «Әлбәттә, бу ирекле эш, тик соңрак моның ачы җимешләрен татымаска иде. Узган ел бу вакцина булмады. Дөнья пандемиягә әзер түгел иде, ил дә, шул исәптән шәһәр дә. Быел "Нишләргә?" дигән сорауга җавап бар - вакцина ясатырга», - диде ул.

Кабул итү графигы