Шимбә, 16 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Яр Чаллыда "Татарстан кроссы" 40 меңгә якын спорт сөючене җыйды

Бүген Яр Чаллыда «Милләтләр кроссы» Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында «Татарстан кроссы» узды. Ярышлар шәһәрдә 20 нче тапкыр үткәрелә. 

Катнашучылар арасында Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов та бар иде. Массакүләм йөгереш башланыр алдыннан ул спорт сөючеләрне сәламләде һәм спортка җәлеп ителгән чаллылылар саны елдан-ел арта баруын билгеләп үтте: «Даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шәһәрдәшләрнең 50%ка якыны шөгыльләнә. Мин ышанам, бу сан үсәчәк. Бүген ярышларда балалар да катнаша. Шәһәрдә спорт инфраструктурасын яңарту һәм төзү буенча зур эш алып барыла. Соңгы алты елда без өч йөзү бассейны, футбол манежы, 86 универсаль мәйданчык төзедек, «Витязь» спорт мәктәбен һәм балаларыбыз спорт белән шөгыльләнә алсын өчен башка күп кенә объектларны ремонтладык», - диде ул. 

Кабул итү графигы