«Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи хәтер» федераль партия проектын тормышка ашыру кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш чоры балаларына «Ветеранга Открытка» дигән иң яхшы открытка конкурсы үткәрелә.
Конкурста 1-8 сыйныф укучылары катнаша ала. Бер катнашучы бер генә эш тәкъдим итә ала. Катнашучыларның эшләре 28 апрельдән 5 майга кадәр читтән торып бер этапта каралачак. Нәтиҗәләр 12 майда игълан ителәчәк. Иҗади эшләр ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш чоры балаларына бүләк ителәчәк.
Конкурс нигезләмәсе белән биредә танышырга мөмкин.