Пәнҗешәмбе, 18 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Чыршыларны законсыз кисү өчен штрафлар каралган

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе башлыгы урынбасары Раил Назмиев шәһәр мэриясендә узган матбугат конференциясендә хәбәр иткәнчә, 31 декабрьгә кадәр шәһәрдә «Чыршы» оператив-профилактик операциясе узачак. Транспорт чаралары һәм сату нокталары тикшереләчәк. Агачларны законсыз кискән өчен 300 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.

РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексында урман утыртмаларын законсыз кискән өчен гражданнарга – 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 40 мең сумга кадәр һәм юридик затларга 300 мең сумга кадәр административ штраф каралган. Моннан тыш, зыян күләме 5 мең сумнан артса, табигатьне саклау законнарын бозган өчен җинаять җаваплылыгы да каралган.

Шулай ук полиция җәмәгать урыннарын контрольдә тота.

«Азатлык мәйданы территориясе 13 декабрьдән тәүлек буе саклау астына алынды. 18 декабрьдән иртәнге сәгать 07:00 дән 19:00 гә кадәр чыршы шәһәрчеге территориясендә патруль-пост хезмәте хезмәткәрләренең парлы посты куела. Кичке вакытта, 18:00 дән 23:00 гә кадәр, җәмәгать тәртибен саклау өчен полициянең өстәмә көчләре җәлеп ителәчәк», – дип хәбәр итте Раил Назмиев

31 декабрьдән 1 гыйнварга кадәр җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү өчен үзәк шәһәр чыршысы янында 150 дән артык полиция хезмәткәрен җәлеп итү планлаштырыла. Моннан тыш, иминлекне Росгвардия, «Форпост» хезмәткәрләре, муниципаль хезмәткәрләр тәэмин итәчәк. ЮХИДИ экипажлары эшләячәк.

Раштуа төнендә дини йолалар үткәрелә торган урыннарда да полиция хезмәткәрләре җәлеп ителәчәк.

Барлык төп чыршы мәйданчыклары әйләндереп алыначак, ә гражданнарны кертү тикшерү чаралары һәм контроль-үткәрү пунктлары оештыру юлы белән башкарылачак.

Кабул итү графигы